Красноярск краенда яшәүче ир-ат ел ярым үзенең исән икәнлеген дәлилләргә мәҗбүр.
Владимир исемле пенсионер былтыр язын үзенең банк картасыннан акча салдырып ала алмаган. Банкта моның сәбәбен аның үлеме белән аңлатканнар.
Ир-ат артыннан медицина страховкасын, һәм автомобиль исәбен гамәлдән чыгарганнар. Аны кем һәм ни өчен күмгәнен Владимирга үзаллы ачыкларга туры килгән. Соңрак ачыклануынча, Красноярскиның Свердловск районында билгесез ир-ат гәүдәсен тапканнар һәм ниндидер шаһит янәсе аңарда Владимирны таныган.
Тикшерүчеләр хаталарын таныган, ләкин соң. Мәгълүматлар барлык инстанцияләргә таралып өлгергән. Ел ярым инде Владимир кабинетлар бусагаларын таптый һәм соңгы юлга әлегә бармаганлыгын исбатлый. Аны үле дип таныган шаһит турында аңа мәгълүмат бирмиләр. Владимир бөтен булган мөлкәтеннән мәхрүм калырмын дип борчыла һәм ни өчен бу хәлгә тарыганлыгын аңламый. Ул бит Лесосибирскида яшәгән һәм беркайчан да Свердловск районында булмаган...
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.