

Ике балалы гаилә ипотека алып һәм бурычларга батып фатир сатып алган, әмма скамер (Скамер – корбаннарның шәхси мәгълүматларын һәм акчаларын алу максаты белән ялган хезмәтләр яки товарлар тәкъдим итеп, кулланучыларны алдаучы кеше. – Авт.) карчыкка юлыккан. Подмосковьеда яшәүче олы яшьтәге хатынны Украина мошенниклары алдаган – алар аны торагын сатып, хәрби кешене шартлатырга күндергән. Хәзер инде карчык сату-алу килешүен гамәлдән чыгарып, фатирның яңа хуҗаларын урамда калдырырга ниятли.
Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, язын 74 яшьлек Татьяна Шәфиулловна Люберцы шәһәрендәге 42 кв.м мәйдандагы ике бүлмәле фатирын 5 млн сумга сатарга куйган. Пенсионер хатынга Украина мошенниклары чыккан, алар “хәрби прокуратура”дан шалтыратып, аны “махинацияләр” турында кисәткән һәм фатирны “үз кешеләре”нә сатарга күндергән. Һәм теракт оештырырга үгетләгән.
Хатын курьерга “чыгымнарга” дип 100 мең сум акча тапшырган, үзе исә, ясалма шартлаткыч җайланма икәнен белмичә канистралар һәм төрле приборлар күчереп йөргән. Ахырда подъезд төбендәге эскәмиядә хәрбине көтеп утырган, әмма аны көч структуралары органнары тоткарлап өлгергән. Июльдә карчыкны шартлаткычны законсыз файдаланган өчен тоткарлаганнар да олы яшьтә булу сәбәпле тиз арада СИЗОдан чыгарганнар.
Фатирны Тамбов өлкәсеннән яшь гаилә сатып алган. Торак хуҗасы Игорь сүзләре буенча, фатир сатып алу килешүенә кул куйгач, алар белән пенсионер хатынның адвокаты элемтәгә чыккан, ул аны тоткарлау турында хәбәр иткән. Фатирга күченгән гаилә Татьянаның хәрбине шартлатырга тырышканын һәм СИЗОда утырып чыкканын белгән. Хәзер исә Татьяна Шәфиулловна, мошенниклар йогынтысына бирелеп эш иткәнлеге белән аңлатып, фатирны кире таптыра. Шартлаткыч матдәләрне саклаганы өчен аны суд көтә. Аллаһ сакласын инде. Карчык та жәл, акчаларын түләгән ике балалы яшь гаилә дә кызганыч.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.