Җинаять һәм җәза
1 Ноября 2025, 12:42

Мәләвез районының элекке башлыгын төрмәгә утыртканнар

Ришвәт алганы өчен ул каты режимлы төрмәдә 9,5 гомерен үткәрәчәк.

 Рөстәм Шәмсетдиновны  2018 елда ришвәт рәвешендә булачак өч фатир хуҗасы булуга хокук алып (гомум бәясе 4 млн сумнан артык), коммерция оешмасына җир кишәрлекләрен законсыз бирүдә гаепле дип таныганнар. 


Шулай ук аңардан һәм аның туганнарыннан дәүләт казнасына 20 млн сум штраф, ике фатир, банк исәпләреннән 24 млн сумга якын акча һәм автомобиль бәясен түләткәннәр.


Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас