Җинаять һәм җәза
1 ноябрь 2025, 14:54

Инвалид коляскасындагы уфалыны караоке-барга кертмәгәннәр

Ир-ат барны судка биргән һәм откан.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Александр дуслары белән Soty Lounge караоке-барында ял итәргә уйлаган. Кергән урында пандус булмаган, шуңа күрә аңа баскычтан менәргә дуслары ярдәм иткән. Әмма Александрның дусларының тырышулары юкка булган – аны имеш тә спорт трикосы киеп килгәнгә күрә залга кертмәгәннәр. 

Ул үзенең хокукларын бозылган дип исәпләгән һәм судка мөрәҗәгать иткән. Судта Soty Lounge вәкиле моның сәбәбен дресс-код һәм Александрның үз-үзен агрессив тотуы белән аңлаткан. Әмма ахырда Фемида аның яклы булган – суд бар Александрга 30 мең күләмдә әхлакый зыян түләргә тиеш дигән карар чыгарган.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас