Бер ирнең башына бик алама идея килгән: ул ДАИ хезмәткәрләренә ришәт биреп, штраф өчен ябылган машинасын алып китәргә уйлаган. Ләкин хәзер ул «җинаять» фигуранты булачак.
Башкортстанның Дәүләкән районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә ришвәт бирергә теләгән ир-атны тоткарлаганнар. Бу хәл өченче көн, 30нчы октябрьдә, булган.
Аны берничә көн элек эчкән килеш ВАЗ-21144 руле артында тоткарлаганнар. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. ДАИ хезмәткәрләре машинасын штрафстоянкага алып киткән.
Республика юл полициясе башлыгы Владимир Севастьянов сүзләренчә, ир бүлеккә исерек килеш килгән һәм административ җаваплылыктан качу һәм штрафын киметү өчен ул өлкән дәүләт инспекторына биш мең сум тәкъдим иткән.
Полицейский закон нигезендә бу ирне ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәткән, әмма ул барыбер инспекторга акча биргән. Бу моментны «Дозор» хезмәт видеорегистраторы төшереп торган.
Хәзер вазыйфаи затка ришвәт бирү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Чыганак: Ufakp