

Бразилиядән Русиягә килгән трансгендер наркокурьерны Домодедово аэропортында тоткарлаганнар. 22 яшьлек бразилияле хатын презервативларга салынган кокаинны юан эчәгенә яшереп илгә алып кермәкче булган.
Дубайдан килгән сәер пассажир хатынны таможня хезмәткәрләре туктаткан. Сканер аша үткәндә хатынның тәне эчендә сәер предметлар күренгән. Предметларны тартып чыгаргач, презервативлар эчендә 250 г кокаин ачыклаганнар. Бу хатынның элек ир-ат булуы да ачыкланган. Ул җенесен үзгәртү буенча операция ясаткан булган. Чит ил хатыны – сак астында.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.