Архангельскида төзелеш һәм икътисад техникумында пычак белән һөҗүм нәтиҗәсендә ике кеше яраланган.
Бу мизгелгә менә ниләр билгеле:
-Бүген якынча 08:30 сәгатьтә 18 яшьлек студент Артемий Корюков Архангельск төзелеш һәм икътисад техникумы бинасына рюкзагына ике пычак салып кергән. Йөзенә – битлек, кулларына перчаткалар кигән.
- Кергән урында металл эзләгеч рамкалары юк, сакчылар да юк, ә студент билетларын тикшерергә тиешле вахтерша Артемийдан документлар сорап тормаган. Русча әйткәндә, аңа повезло, чөнки егетнең үзе белән студент билеты булмаган, куылгач, ул аны тапшырган.
-Корюков шунда ук уку-укыту бүлеге мөдире һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Иванова янына кергән һәм аны суярга уйлаган.
-Аны социаль педагог Татьяна Винокурова туктатырга тырышып караган, ләкин Корюков аны да пычак белән яраланган.
-Арытаба Артемий бинадан чыгып качмакчы булган. Аның артыннан башка студентлар куа киткән. 24нче төркем егетләре аны тоткарлаган.
-Һөҗүмнең төп версиясе – куылу өчен үч алу. Корюков начар укуы аркасында икенче курсны тәмамлый алмаган. Ә завуч завуч Ольга Иванова аны куу комиссиясендә булган.
- Корюков бер ел элек “Майнкрафт" компьюетр уенында үз техникумын төзегән һәм анда төркемдәшләрен үтерүне модельләштергән. Моңа башка студентлар да ышандыра.
-Техникумга һөҗүмгә бер-ике сәгать кала 18 яшьлек Артемий Корюков социаль челтәрдәге үз битендә радикаль террорчылык хәрәкәте лозунгын урнаштырган.
-Артемий әйбәт гаиләдә үскән. Аның әтисе – ракеталар модельләренең тренер-конструкторы. Балачакта ул бу хобби белән улын мавыктыра алган, малай үз вакытында әлеге шөгыльдә яхшы уңышларга ирешкән. Әнисе Корюков укыган мәктәптә эшләгән.
- Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу турында җинаять эше кузгатылган. Корюковка 15 елга кадәр колония яный.
- Бу сәгатьләрдә Артемий Корюков күрсәтмәләр бирә.
Чыганак: SHOT Telеgram-каналы.