

Юграда 56 яшьлек Липецк кешесен 2 миллион сумнан артык суммага дистәләгән русиялене алдауда шикләнәләр.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, тикшерү бер ир-ат хәбәреннән соң башланган. Ул интернет аша машинасына запас частьларга заказ ясаган, 39 мең сум түләгән, әмма товарны алмаган. Аферист автомобиль комплектлаучы әйберләр сату турында белдерүләрне, башлыча иномаркалар өчен, популяр сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырган. Товарны җибәрү турында документ бирәчәкмен дип вәгъдә итеп, клиентларыннан ул гел товар хакын алдан түләткән.
Товар өчен түләгән акчалар ялган банк картасына күчкәннән соң, ялган сатучы элемтәгә чыгудан туктый. Ялган сатучы – мошенниклык өчен хөкем ителгән булган уголовник, ди. Аңарда 9 мобиль телефон, 66 сим-карта тапканнар. Аның Русия төбәкләрендә яшәүчеләргә карата тагын 32 җинаятьчел эпизодларга катнашлыгы бар дип шикләнәләр.
Чыганак: lenta.ru