

Кичә кич республиканың кайсыбер массакүләм мәгълүмат чараларында мигрантлар 12 яшьлек кызларга бәйләнгән дигән хәбәрләр таралды. Социаль челтәрләрдә шулай ук балалар мәйданчыгында билгесез ир-атларның үсмер кызлар белән танышырга теләгән видео таралды. Ир-атлар имеш тә аларга 16 яшь дип ышандырырга теләгән.
Соңрак бу хәлгә карата БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте аңлатма бирде.
“Әлегә билгеле мәгълүматка ярашлы, 10нчы санлы полиция бүлеге хезмәткәрләре бу ир-атларның шәхесләрен ачыклаган һәм полиция бүлегенә алып килгән. Процессуаль карар кабул ителәчәк”, – дигәннәр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru