

Зубово авылындагы фатирларның берсендә коточкыч хәл булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек ир көнчелек аркасында үзенең 42 яшьлек хатынын буып үтергән, соңрак үз-үзенә кул салган. Үлгән әти-әниләрен фатирда аларның улы тапкан. Ул полиция чакырткан.
Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә бу хәлгә карата комментарий бирделәр:
“Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе Уфа районы Зубово авылындагы фатирда ир белән хатынның үлем шартларын билгели. Тикшерелә торган җинаять эше кысаларында үлгән ир-атның үз хатынын үтерүгә катнашлыгы булуы тикшерелә”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru