Җинаять һәм җәза
24 сентябрь 2025, 06:25

“Видеода син түгелме?”

Беркатлы ир-атны акчасыннан мәхрүм иткәннәр.

Эльвина Бикмурзина.Эльвина Бикмурзина.
Фото:Эльвина Бикмурзина.

Стәрлетамак полициясенә караклык турында гариза белән 47 яшьлек җирле ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аңа билгесез  кешедән “Видеода син түгелме?” дигән язу белән сылтама килгән. Ир-ат, аны-моны уйламыйча, сылтама буенча үткән. Бу хәлдән соң аның телефоны начар эшли башлаган һәм мессенджерда шундый ук текст белән (“Видеода син түгелме?”)  телефондагы барлык контакларга хәбәрләр киткән.

Каза күргән ир-ат шунда ук телефондагы кушымтасын җуйган, әмма күпмедер вакыт үткәннән соң аның банк карталарыннан 40 мең сумнан артык акчалары юкка чыгуын ачыклаган. Аферистлар корбаны булуын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Полиция гражданнарны кисәтә:

–Таныш булмаган сылтамалар аша үтмәгез.

–Хәбәрләрдәге сәер файлларны ачмагыз, алар танышларыгыздан килсә дә.

–Тикшерелмәгән чыганаклардан кушымталар йөкләмәгез.

–Бу схема турында туганнарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас