Җинаять һәм җәза
24 сентябрь 2025, 06:30

Әтисе улына диверсияләр оештырырга ярдәм иткән

Туган-үскән илеңә ничек хыянәт итеп була икән...

Самара өлкәсендә ике диверсантны тоткарлаганнар. Русиянең федераль хәвефсезлек хезмәте мәгълүматы буенча, алар  2023 елдан төбәкнең нефть-газ һәм транспорт инфраструктурасы объектларында шартлатулар оештырган.

Ир-атларны Самара елгасы аша тимер юл күперен шартлатырга җыенганда тоткарлаганнар.

Урмандагы яшерен урыннарда һәм арендаланган фатирда тентү вакытында 13,5 кг шартлаткыч, кулдан ясалган шартлату җайланмалары өчен комплектлау кирәк-яраклары һәм өч квадрокоптер алынган.

Тикшерү версиясе буенча, яшь ир-ат 2022 елда чит илгә барган. Анда Телеграм мессенджеры аша Украинаның террористик оешмасы вәкиле белән элемтәгә кергән һәм биремнәр үтәргә ризалашкан. Диверсияләр өчен акча алмаган. Соңрак үзенең җинаятьчел эшчәнлегенә аның карашларын хуплаган әтисен дә җәлеп иткән.

Яшь ир-ат сүзләренчә, ул әтисе белән 2 елдан артык диверсияләр белән шөгыльләнгән. 2023 елның июлендә алар Сызрань районында магистраль газүткәргечен шартлаткан, 2024 елда – Чапаевка һәм Самара елгалары аша ике тимер юл күперен. Боларга өстәп, Куйбышев нефть эшкәртү заводында трансформатор подстанциясендә дә шартлату оештырганнар.

Тоткарланучыларга карата берьюлы берничә маддә буенча җинаять эше кузгатылган, шул исәптән законсыз әйләнеш һәм шартлаткыч ясау өчен. Тикшерү шулай ук диверсиядә, дәүләткә хыянәт итүдә һәм террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләүләр әзерли. Маддәләр җыелмасы буенча максималь җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас