

Бурятиядә Республика клиник онкологик диспансеры табиблары ялгышлык буенча авыру хатынның сәламәт бөерен алып ташлаган.
Baza Телеграм-каналы язуынча, соңыннан Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырган, аның барышында табибларның ике авыруның анализларын бутавы һәм яман шешле бөер урынына сәламәт органны алып ташлаулары билгеле булган.
Табиблар операциясеннән каза күргән хатынга сәламәтлек саклау министрлыгы хат язган, аның азагында медиклар авыру хатын алдында китергән “негатив кайгырулар” өчен гафу үтенгәннәр. Салынган зыян өчен ниндидер компенсация турында хатта сүз бармаган.
“Нибары “гафу итегез”! Бөер бит юк. Нигә мин аларга ышандым икән”, – дип уфтанган бер бөерен югалткан хатын.
Ул клиникадан түләүләр алырга яки яңа бөер күчереп утыртуга ирешергә тырышачак.
Чыганак: lenta.ru