

Республикага Казахстанннан “Газель”дә пилотсыз очучы аппаратлар алып керергә уйлаганнар. Йөк машинасын Самара таможнясы хезмәткәрләре тоткарлаган.
“Газель”дә FPV-беспилотниклар партиясе һәм ике “Ключ-фортуна” канаты булган. Йөк хуҗасы машинадагы техника үзенеке һәм съемкалар өчен кирәк булуын ышандырырга тырышкан. Әмма йөк документларында дроннар турында бер сүз булмаган.
Экспертлар шуны ачыклаган: ике аппарат – самолет тибындагылар, 5әр кг йөк алып бара һәм аны ташлый алалар. Бер БПЛА – разведка аппараты. Техниканы тартып алганнар.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.