Җинаять һәм җәза
17 сентябрь 2025, 06:29

Мәчет янына дуңгыз башы ташлап киткәннәр

Нишләп кешеләрдә дингә карата хөрмәт юк икән...

Чиләбе өлкәсенең Чесма авылында былтыр ачылган мәчет  янына дуңгыз башы ташлап киткәннәр. Берничә атнадан соң бинага ут төрткәннәр, дип хәбәр итәләр җирле хакимияттә.

Дуңгыз башын мәчеткә 31 августта ташлап киткәннәр. 12 сентябрьдә билгесез адәмнәр бинага ут төрткән – җинаятьчеләр мәчеткә  янучан сыеклык сибүләрен видеога төшергән.

Чесма районы хакимиятендә сөйләүләренчә, янгынны мәчет каравылчысы сүндергән. Бинага зыян килмәгән, хокук саклау органнары тикшерү оештырган.

“Дин тотучыларда нәфрәт уятырга тырышалар. Әмма динле кешеләр, мөселманнар барысын да аңлый, бу хакта аңлату эшләре алып барыла, һәм вәгазьләрдә бу турыда әйтелә, алар бу провокациянең ил эчендәге хәлләрне тотрыксызландыру өчен махсус эшләнүен дөрес аңлыйлар”, – дигән бу хакта Урал федераль округының Баш мөфтие Ринат Раев. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас