

Күп алданучылар үзләре аферистларга шалтырата һәм аларның командаларын үти. Русия Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, бу яңа хәйлә аркасында мөмкин булган: җинаятьчеләр ялган документлар яисә хәвефле смс-хәбәрләр җибәрә. Һәм имеш тиз үк шалтыратсыннар өчен телефон номеры да язып җибәрәләр.
Гражданнар мәгълүматны тикшерергә һәм аны җибәргән кеше белән элемтәгә чыгарга уйлый. Шулай итеп –үзинициативалары белән мошенникларга мөрәҗәгать итә. Бу аферистларга шикле шалтыратуларны блокировкалауга исәпләнгән банкларның һәм элемтә операторларының хәвефсезлек системасын читләтеп узарга мөмкинлек бирә.
Шалтырату үтенече булган хәбәрләр мессенджерга, электрон почта, смс аша һәм хәтта гади почта тартмасына килергә мөмкин. Мисаллар – аккаунты ватулары, документларны, банк яисә сим-карталарын алмаштыру кирәклеге, хезмәтләр өчен яисә штраф түләү турындагы мәгълүмат. Ахырда – тиз арада белгеч белән телефоннан, гадәттә мобиль номер буенча, элемтәгә чыгу таләбе.
Аферистлар үзләре шалтыраткан гражданнар ярдәм тәкъдим иткән әңгәмәдәшкә ихлас ышана һәм аны алдау күпкә җиңелрәк, дигән фикердә.
“Сезгә килгән бар мәгълүматка ышанмагыз. Хәтта хәбәрдә сезгә исемегез белән мөрәҗәгать итсәләр яисә сезнең хакта башка мәгълүматны күрсәтсәләр дә”, – дип кисәтәләр Русия Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru