Җинаять һәм җәза
16 сентябрь 2025, 20:42

Бу хәл романтик хатлардан башланып киткән...

Хатын-кызлар, сак булыгыз!

Нефтекамада яшәүче 52 яшьлек хатын, биржада акча эшләргә теләп, мошенникларга 1 миллион 140 мең сум кредит алып күчергән.  Бу хакта ул шәһәр полициясенә хәбәр иткән.

Бар да танышулар сайтындагы бер ир-аттан килгән хатлардан башланып киткән. Берничә атна дәвамында ханым белән бу ир-атның аралашуы шулкадәр ышанычлыга әйләнә ки, яңа виртуаль таныш хатынның матди ягын кайгырта башлый – үзенең дусты ярдәмендә  акчаларны инвестиция платформаларына салып, җиңел акча эшләргә тәкъдим итә.

Беркатлы ханым банкка мөрәҗәгать итә һәм фатирда өлеш сатып алу сылтавы (аны мошенниклар банкка барыр алдыннан шулай өйрәтеп куя) белән кредит рәсмиләштерә. Шунысы да мөһим: банк хезмәткәре хатыннан аны берәр чит кеше кредит алырга күндермәдеме дип турыдан-туры сораулар бирә.

Аралашкан ир-атның “дусты” хатынны бик ашыктыра, шуңа ул  бар булган сумманы ничек күчергәнен сизми дә кала. Күпмедер вакыттан соң танышулар сайтындагы ир-ат хатын счетына кесә чыгымнарына дип 41 мең сум акча күчерә. Һәм шунда ук эре инвестицияләрдә акча эшләргә кирәк, моның өчен 5 миллион сум кредит алырга кирәк, дип ышандыра башлый. Шунда гына хатын мошенниклар тозагына эләккәнен аңлый...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас