Җинаять һәм җәза
15 Сентября 2025, 19:44

Миловкада бер ир хатынын балта белән чапкалаган

Подъезд эчендә кан эзләре...

Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Уфаның Миловка авылындагы Молодежный торак комплексында  коточкыч фаҗига булган. Кулына балта тоткан котырынган ир башта хатынын йорт подъездында чапкалаган, аннары торак комплексы буйлап куып йөрткән, куып басып, балалар мәйданчыгында чапкалаган.  Видеодагы кадрлар зомби-апокалипсис фильмнарына охшап китә. Кая карама кан, балта эзләреннән җимерелгән подъезд стеналары...

Көчле җәрәхәтләр алган хатынны узгынчы коткарган диләр, ул  – реанимациядә комада.

Котырынган ирне полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас