Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2025, 05:04

Уфада берничә кеше асфальтта яткан ир-атны тукмаган

Куркыныч кадрлар...

БашДТП Телеграм-каналыннан.БашДТП Телеграм-каналыннан.
Фото:БашДТП Телеграм-каналыннан.

Борисоглебская урамындагы кыйнау очрагы видеога эләккән. Видео кадрларын “БашДТП” Телеграм-каналы бастырып чыгарган. Видеоязмадан күренүенчә, берничә ир-ат асфальтта яткан кешене типкәли. Кыйналган кеше янында бер хатын тезләнеп утырган, ул аны һушына китерергә тырыша, әмма нәтиҗәсез. Шул арада тукмаучыларның берсе асфальтта яткан ир-атның башына тибә һәм аның өстенә борынын сеңгерә.

Полиция бу хәбәр буенча  тикшерү оештырган.

“Әлегә кадәр бу кынау очрагы буенча беркем дә полициягә  гариза белән мөрәҗәгать итмәде. Медицина учреждениеләреннән хәбәрләр килмәде. Мәгълүмат тикшерелә”, – дип комментарий биргәннәр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас