Җинаять һәм җәза
11 сентябрь 2025, 06:05

Социаль челтәрләрдәге видео аша табып, штраф чәпәгәннәр

Бик әйбәт булган! 

Уфаның ДАИсеннән.Уфаның ДАИсеннән.
Фото:Уфаның ДАИсеннән.

Уфаның дәүләт автоинспекторлары  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, моны камерага төшергән ВАЗ водителен җаваплылыкка тарттырганнар.

Дәүләт автоинспекторлары даими рәвештә социаль челтәрләрне мониторинглый. Мәсәлән, Телеграм-каналларның берсендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу билгеләре күренгән видео бастырылган.

Тәүлек эчендә  дәүләт автоинспекторлары гомум кулланылыштагы юлда  рульдә хәвефле йөрүне оештырган водительне ачыклаганнар. Ул 21 яшьлек егет булып чыккан.

Документлар тикшергән вакытта егетнең водитель таныклыгы булмау ачыкланган.

Машина йөртүче егетнең ОСАГО полисы да булмаган, шулай ук ВАЗ тәрәзәләренә яктылык үткәрүе тәгәрмәчле транспорт чараларының хәвефсезлеге регламентына туры килмәгән пленка ябыштырылган булган. Барлык хокук бозулар буенча да, шул исәптә  маневрлар ясауда кагыйдәләр  бозган өчен яшь егеткә административ материаллар төзегәннәр.

Юлдагы аек булмаган водительләр яисә адекват булмаган җәяүлеләр турында дәүләт автоинспекциясенең @GIBDDRB_02bot чат-ботына хәбәр итәргә мөмкин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас