Җинаять һәм җәза
9 сентябрь 2025, 11:26

Иии, сабый...

Хабаровск өлкәсендә ваннада бала суга пешеп үлгән

Иии, сабый...Иии, сабый...
Иии, сабый...

Суд аның әтисен иректә калдырган.

Хабаровскийда ике яшьлек баланың үлеме турындагы җинаять эше каралды. Ир-ат, улы белән бергә фатирда булганда сабыйны ваннада караусыз калдырган. Бала үзе кранны ачкан һәм ванна кайнар су белән тулган.

Организм кайнар суга чыдамый, бала үлә. Суд утырышында әти гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Кояшлы район суды аны РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе 1 өлеше буенча 8 айга иреген чикләүгә хөкем иткән. Әмма Хабаровск өлкәсе суды хөкем карарын үзгәрткән, җәза срогын 7 айга кадәр киметкән. Калган өлешендә карар үзгәрешсез калдырылган.

чыганак: https://news.mail.ru/incident/67700505/

фото: gravitsky.ru

Автор:Радиф Фаткуллин
Читайте нас