Җинаять һәм җәза
8 сентябрь 2025, 06:53

Тренд өчен баланы рульгә утыртканнар (ВИДЕО)

Баймак районы автоинспекторлары видеоблогерларны җаваплылыкка тарттырган. 

Социаль челтәрләрне мониторинглаганда полицейскийлар “ВАЗ-2107” руле артында бәләкәй бала китеп барган роликка тап булган. Шунда ук тикшерү башлаганнар. “Семерка” руле артында 9 яшьлек малай булган.

БРның дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, баланың әти-әнисенә административ протокол төзегәннәр. Транпорт чарасы 23 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган. Аңа карата “транспорт чарасы белән идарә итүне водитель таныклыгы булмаган затка тапшырган өчен” маддәсе буенча протокол төзелгән.

Балигъ булмаганнар сүзләренчә, өлкән абыйлары аларның популяр тренд өчен  видеоролик съемкаларында катнашуларын сораган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас