Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2025, 03:34

Уфада йөкле хатын дәваханәдәге палатадашларын миллионнарча сумга алдаган

Өченчегә әни булырга җыенган кешегә ничек ышанмыйсың инде?

Уфада йөкле хатын перинаталь үзәктә палатада бергә яткан күрше хатыннарны миллионнарча сумга алдаган.

Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, булачак ана палатадаш хатыннарны киң таралган мошенниклык схемасын кулланып төп башна утырткан. Ул өченчегә авырлы булуын әйткән һәм башка хатыннарга төрле пособиеләр алу серләрен уртаклашырга тәкъдим иткән.

Беркатлы булачак әниләр әлеге хатын үтенече буенча  үзләренең телефоннарын биргән, һәм ул, имеш тә, аларга түләүләр рәсмиләштергән. Чынында исә бу хатын палатадашларының телефоннары аша “Госуслуги”га кереп, займнар рәсмиләштергән, аннары исә аларны үз счетына күчергән.

Хатыннар афера турында берничә айдан соң гына, коллекторлардан шалтыратулар килә башлагач, белгән. Әлегә зыян 6 миллион сум күләмдә исәпләнә. Әмма каза күрүчеләр күбрәк тә булырга мөмкин, дип шикләнәләр полициядә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас