Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2025, 02:37

Русиядә яңа афера барлыкка килгән

Смартфоннары булган һәркем бу хакта белергә тиеш!

“Вестник киберполиции” порталы мошенниклар русиялеләрнең акчаларын урлауның яңа ысулын уйлап чыгарган дип яза һәм моңа мисал да китерә.

Шушы көннәрдә  бер хатын Телеграм аша психология буенча бер каналга язылган.

Күпмедер вакыттан соң аңа канал авторы исеменнән язылганы өчен рәхмәт йөзеннән “бүләккә курс” йөкләү тәкъдиме белән хәбәр килгән. Телеграмдагы бу хәбәр белән бергә “курсы.apk” (apk – кушымталар йөкләү өчен компонентлары булган файллар архивы)  дигән файл да килгән.

Бу мошенникларга телефондагы барлык банк кушымталарына керә алу мөмкинлеге биргән зыянлы прогамма булып чыккан. Аны йөкләү белән психология каналына язылган хатынның исәпләреннән барлык акчалары юкка чыккан.

Полицейскийлар аңлатуынча, җинаятьчеләргә популяр каналларның подписчиклары исемлеген күрү, аны алу һәм шул канал авторының ялган аккаунтын булдыру әллә ни авырлык тудырмый.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас