Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2025, 03:55

Баласын өйдән чыгармыйча бикләп тоткан

Ана кеше кызын хәтта мәктәпкә дә җибәрмәгән.

Марий Эл республикасының Юрино авылында яшәүче хатынны дүртенче сыйныфта укыган кызын бер ел дәвамында өйдән чыгармаганы һәм аңа кешеләр белән аралашуны тыйганы өчен  ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. 1 сентябрь көнне кыз балан опека органнары килеп алган, дип хәбәр иткән Суд приставлары федераль хезмәтенең төбәк идарәсе.

Бер ел чамасы элек хатын кызы укыган мәктәптән аның документларын  барып алган һәм шул вакыттан алып бала беркайда укымаган.

“Хатын  кешеләр белән аралашмыйча яшәгән, кызына да моны тыйган, шул исәптә башка балалар белән дуслашуны да”, – дип сөйләгәннәр бу хакта федераль хезмәттә, кыз баланың әтисе күптән мәрхүм булуын да ассызыклап. Кыз бала дүртенче сыйныфка барырга тиешле 1 сентябрь көнне приставлар суд карарын үтәү максатында  баланы опека органнарына тапшырыр өчен гаилә яшәгән йортка килгән.  Ана кеше котырынган, федераль хезмәт белгечләре эшенә каршылык күрсәткән. Әле бала белән бар да яхшы, аны алга таба урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас