

Ижауда Федераль хәвефсезлек хезмәте оборона-сәнәгать комплексы объектында Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча үсмерләр әзерләгән терактны булдырмый калган. Бу хакта Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәгенә сылтанып хәбәр итте.
Өч үсмер сәнәгать оешмасының проходноенда шартлаткыч җайланма калдырган.
15, 16 һәм 17 яшьлек ике кыз белән бер малай июль аенда кураторлар белән языша башлаган. Аларга максат биргәннәр һәм пледка уралган ясалма шартлаткыч җайланма салынган рюкзак тапшырганнар. Әмма август аенда җайланманы проходнойда калдырырга уйлаганда аларны көч структуралары хезмәткәрләре тоткарлаган.
Аларга террорчылык актына һөҗүм итү турындагы маддә буенча җинаятьтә гаепләү белдерелгән. Үсмерләр сак астына алынган.
Эх, бала-чаганың җиңел генә акча эшләргә омтылуы аларны харап итә шул...
Чыганак: SHOT Tелеграм-каналы.