

Красноярскида “Мать и дитя” клиникасы табиблары гаилә пары тарафыннан сакларга дип калдырылган яралгыларны чыгарып ташлаганнар. Kras Mash Телеграм-каналы язуынча, ир белән хатын озак вакыт бәби алып кайта алмаган һәм репродуктив медицина үзәге белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Бала табарга хыялланган хатын барлык анализларны тапшырган, ахырда аңардан күкәй күзәнәгенең өч үрнәген алганнар һәм тәүге яралгыны күчереп утыртканнар. Әмма хатын, кызганычка каршы, бәбигә уза алмаган. Һәм калган яралгыларны гаилә клиникада сакларга дип калдырган. Бер елдан соң хатын яралгыларны эшкә ярамаганга күрә чыгарып ташлауларын белгән.
Гаиләнең адквокаты Вяеслав Шлапак сөйләвенчә, судта клиника вәкилләре материалны саклауга килешү булмауга сылтанган. Әмма мәсьәләне ачыклый башлагач, документның булуы, әмма аны хезмәткәр хатасы аркасында имзаламаулары билгеле булган. Клиника материалны саклый алмаячагы турында ир белән хатынны кисәтергә тиеш булган, дигән суд һәм ир белән хатын ягына баскан.
Чыганак: lenta.ru