

Екатеринбургта ир белән хатын булмаган бала өчен миллион сумга якын акча алганнар. Русиялеләр балигъ булмаган балага ялган документлар ясый алган, бу хакта төбәк прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Ир белән хатынны тоткарлый алганнар, аларга судта гаепләү белдергәннәр. “1988 елгы ир-ат һәм 1990 елгы хатын-кыз РФ Җинаять кодексының 159.2 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды ("алдан сүз куешкан затлар төркеме тарафыннан түләүләр алганда зур күләмдә мошенниклык")", – диделәр ведомствода.
Екатеринбурглыларның мошенниклык схемасын 2016 елда ук эшләргә карар кылганнарын ачыклый алганнар. Хатын танышына үзенең паспортын тапшырып, бала туу турында ялган таныклык ясатып алган. Соңыннан ире пособиеләр алу өчен вәкаләтле органнарга ялган документлар тапшырган.
Чыганак: lenta.ru