

Бу хәл 18 август кичендә булган иде. “ВАЗ-2114” руле артындагы исерек водитель Әлшәй районы Аксён авылының Вокзал урамы буйлап хәрәкәт иткән вакытта юл читеннән велосипедта барган 12 яшьлек кызны бәрдергән. Алган тән җәрәхәтләреннән кыз бала шунда ук үлгән. “ВАЗ” водителе исә моңа кадәр транспорт чаралары белән исерек килеш идарә иткәне өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Суд Русия Тикшерү комитеты БР буенча идарәсенең Әлшәй районара тикшерү идарәсенең 43 яшьлек ир-атны сак астына утырту үтенечен канәгатьләндергән. Ир-ат юл йөрү һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуда, шулай ук исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә.
Чыганак: bashinform.ru

