

Диверсиядә гаепләнүче егетне Уфаның Киров район суды ике айга тикшерү изоляторына япкан. БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь егет, мессенджер кулланып, билгесез адәм белән языша башлаган. Уфалы таныш булмаган бу кешедән локомотивка – тарту транспорт чарасына – ут төртергә дигән бирем алган. Бу җинаять өчен аңа 80 мең сумнан да ким булмаган акча түлибез дип вәгъдә иткәннәр.
Егет ризалашкан. Ул җинаять кылынасы җирлекне барып караган, локомотивны фото һәм видеога төшергән. Икенче көнне ул “РЖД” җәмгыяте филиалы – Куйбышев тимер юлының тимер юл вокзалы территориясенең Уфа станциясендәге участокка килә, машинист кабинасы тәрәзәсен вата, анда янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Суд залындагы видеоязмадан күренүенчә, башы һәм куллары бинтларга уралган егет нык пешкән.
Чыганак: bashinform.ru