Җинаять һәм җәза
21 август 2025, 08:23

Мошенниклар корбаннарын бушлай игъланнар тактасы аша эзли башлаган

Игътибар белән укыгыз, дуслар, сез бу хакта белергә тиеш!

Мошенниклар русиялеләрне бушлай белдерү такталары ярдәмендә алдау схемасын уйлап тапкан, бу хакта РИА Новости белән әңгәмә вакытында Мәскәү  һәм Мәскәү өлкәсендәге хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский сөйләгән.

Юрист белдерүенчә, бу схемада кеше, проблемасын хәл итәргә өметләнеп, мошенниклар игъланы буенча үзе элемтәгә керә. Хаминский сүзләренчә, игъланнар тактасында алдан ук законсыз  хезмәтләр тәкъдим ителә, мәсәлән, бурычларны “списать” итү, дәүләт органнары белән проблемаларны хәл итү яисә кредит тарихын “чистарту”. Еш кына шундый игъланнар элеп, җинаятьчеләр корбаннарының паспорт мәгълүматларын, “Госуслуги”, банк кушмытасы парольләрен, доступ кодларын белә. Кайчакта алар “формаль” документларга электрон имза белән кул куюны сорый.

Белгеч шуны да өсти: теге яисә бу инстанцияләрдәге “үз кеше” мондый хезмәтләр рекламаламый һәм өченче затларга сезнең паспорт мәгълүматларыгызны яисә парольләрегезне бирүне тәкъдим итмәячәк. Нәтиҗә еш кына бер: корбан исеменә кредитлар яисә займнар рәсмиләштерелә, счетлардан акчалар салдырылып алына, иң катлаулы очракларда кеше күчмә милкеннән колак кага.

“Ышанучанлык һәм могҗизага өмет – аферистларның төп союздашлары дисәң дә була. Шуны онытмагыз, әгәр кеше мөрәҗәгать иткән игълан буенча  проблеманы хәл итү бик тиз һәм җайлы булса – бу тозак”, – дип йомгаклаган сүзен юрист.  

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас