

Шушы көннәрдә “Альметьевск_1” Телеграм-каналында бер видеролик (аны үсмер төшергәндер. – Авт.) пәйда булды. Видеода бер малай һәм өлкән яшьтәге хатын нәрсәдер турында бәхәсләшәләр. Шул арада малай кулындагы сумкасы белән хатынга кизәнә һәм кадр артында ишетелгән дәртләндерүче тавышларга колак салыпмы икән, пенсионер хатынны, типкәли-типкәли, җиргә ега.
“Бу баланың әти-әниләре кайда һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия кая карый?” – дип язган канал авторлары.
Малайның пенсионер хатынны кыйнау очрагы буенча полиция тикшерү башлаган. Баланың шәхесе ачыкланган, ул – Әлмәттә яшәүче 10 яшьлек малай. Гаиләнең ведомствоара патронатка куелуы билгеле булган. Баланың әнисе тәртипсез ана буларак профилактик исәпкә тора, ди.
Видеоролик Телеграм-каналларда таралгач, малайны бертуган абыйсы белән социаль приютка алып киткәннәр.
Полиция малай кулыннан каза күргән хатын-кызны тапкан. Аңа 72 яшь, һөҗүм кичендә ул тышта саф һава сулап йөргән һәм агрессив баланы күреп, кисәтү ясаган.
Шуны әйтергә кирәк, социаль челтәрләрне кулланучылар бу хәлгә карата төрле фикердә. Берәүләр конфликтның сәбәбен ачыкларга кирәк, ди. Имеш, кайчакта өлкәннәр балаларга шулкадәр дорфа һәм тупас мөнәсәбәттә, аларга шул рәвешле сакланырга гына кала. Комментаторлар сүзләренчә, “аеруча подъезд төбендәге карчыклар балаларга шулай бәйләнә”.
Икенчеләр исә хулиган балалар проблемасы аларның ата-аналарында, ди, дөресрәге – балаларны тәрбияләүдә аларның роле булмауда. Гадәттә, бандитизм белән эчкече яисә тыелган матдәләр кулланучы өлкәннәрнең балалары җәфалана.
“Хәерчеләр үрчетәсез дә, соңыннан җинаятьчелек буенча статистикага шаккатасыз”;
“Өйдә балаларга карата агрессив булганда алар урамда үзләрен агрессив тота”, – дип язалар татарстанлылар пост астындагы комментарийларда.
Өченчеләр исә үсмерләрне җитдирәк җаваплылыкка тарттырырга кирәк, дигән фикердә: җинаять җәзасы бездә 14 яшьтән генә каралган, ә агрессия һәм начар тәрбия нәтиҗәләре күпкә иртәрәк күзәтелә. Имеш, бер административ штраф,махсус исәпкә кую һәм ата-аналар белән диалог кына нәтиҗәләр бирми.
Нәрсә генә дисәң дә, бу коточкыч хәл, миңа калса...