

Уфада яшәүче ир-атка законсыз комарлы уеннар оештырганы өчен хөкем карары чыгарганнар.
БР Прокуратурасы хәбәре буенча, быел февральдә ир-ат Уфада Октябрь проспекты буенча йортта фатир арендалаган, анда ул уен җиһазлары урнаштырган. Клиентларны җәлеп итү өчен ул элек шундый эшчәнлек белән шөгыльләнгән потенциаль уенчыларны чакырып смс-хәбәрләр җибәргән. Бер айдан соң хокук саклаучылар легаль булмаган казиноны ачыклаган һәм уен җиһазларын тартып алган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Моңа кадәр ул шундый ук гамәлләре өчен хөкем ителгән булган .
Суд аны 1 ел һәм бер айга ирегеннән мәхрүм иткән. Моңа өстәп ул 300 мең сум штраф та түләргә тиеш.
Чыганак: bashinform.ru