

Җинаятьчеләрнең хәйләкәр схемалары аркасында берничә хатын-кыз янә эре суммаларыннан мәхрүм калган.
26 яшьлек уфалы яңа мессенджерда “почта хезмәткәрләре”ннән шалтырату кабул иткән, алар заказлы хатны килеп алырга тәкъдим иткән. Тиздән мошенниклар “легендалары”н үзгәртәләр: аның “Госусулуги”дагы аккаунтын ватулары турында белдерәләр һәм, үзләрен Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштырып, 300 мең сумны “хәвефсез исәпкә” күчерергә күндерәләр.
Стәрлетамакта яшәүче 34 яшьлек хатынны да шундый ук схема белән алдаганнар. Тик бу юлы зыян суммасы тагын да күбрәк — 450 мең сум булып чыккан.
Октябрьскийдан 63 яшьлек хатын-кызны “түләнмәгән пенсия түләүләре” вәгъдә итеп алдаганнар. Түләүләрне рәсмиләштерү сылтавы белән мошенниклар аны экран демонстрациясен кабызырга һәм смс аша килгән кодны әйтергә мәҗбүр иткәннәр. Нәтиҗәдә аның счетларыннан 760 мең сум юкка чыккан.
Сибайда яшәүче 68 яшьлек хатынга өч көн рәттән аферистлар шалтыраткан. Башта алар үзләрен энергосбыт хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм счетчикны алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Аннары аның банк аккаунтларында "мошенниклык операцияләре" теркәлгән дигәннәр дә, алдагы очраклардагы кебек, смс аша килгән кодлар ярдәмендә 450 мең сум акчасын үзләштергәннәр.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында кисәтәләр:
Беркайчан да чит кешеләргә смс аша килгән кодларны, парольләрне һәм банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәгез.
Чит кешеләр үтенече буенча экран демонстрациясен кабызмагыз – бу аларга сезнең финансларга керү мөмкинлеген бирә.
Мәгълүматны тикшерегез – рәсми хезмәтләргә (банк, почта, Энергосбыт) аларның сайтларындагы номерлар буенча шалтыратыгыз.
Паникага бирелмәгез – сез ашыгыч карар кабул итсен өчен мошенниклар еш кына эмоцияләргә басым ясый.
Чыганак: БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.