

Шәһәр автоинспекциясе хәбәре буенча, кичә иртән “Датсун” руле артындагы 69 яшьлек машина йөртүче Әхмәтов урамы ягына Халыклар Дуслыгы проспект буйлап хәрәкәт иткән. Проспектта ул юл уңаенда туктаган “Хундай Солярис” белән бәрелешкән. “Хундай” руле артында Уфа автомәктәпләренең берсенең курсанты – “права”сы булмаган 17 яшьлек егет – утырган.
Юл-транспорт һәлакәтендә шофер-укучы баш җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Үткәрелгән медицина тикшерүе барышында "Датсун" йөртүчесенең аек булмвы ачыкланган. Әлеге хокук бозу өчен аңа карата административ материал төзелгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды.
Чыганак: bashinform.ru