

Иглин районара суды җирле бер ир-атка карата “Үтерүгә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның маенда әлеге ир-ат күршесе белән кәеф-сафа корып утырган, хәмер эчкәннәр. Сүз ара сүз чыгып, шешәдәшләр якалашып киткән. Ир-атларның берсе икенчесенең тәненә берничә тапкыр пычак кадаган, яраланган ир егылган. Шешәдәшен чәнечкән ир, аны үлгәндер дип уйлап, икенче бүлмәгә кереп китә. Әмма яраланган сәрхүш үзендә өйдән чыгып качарга һәм медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать итәргә көч таба алган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган, моңа кадәр ул шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган инде. Суд аңа 1 елга иреген чикләү белән махсус режимлы холык төзәтү колониясендә утырып, 7 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Чыганак: bashinform.ru