

БРның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, аферистлар “отышлы хакка” уен валютасы яисә приз тәкъдим итә, аннары баланы карта реквизитларын бирер я QR-кодны күчереп алыр өчен әнисенең я булмаса әтисенең банк кушымтасына керергә үгетлиләр. Нәтиҗәдә ата-аналарның счетлары бушап кала.
Октябрьский шәһәрендә яшәүче бер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 9 яшьле ул, уен белән мавыгып, “бушлай приз” сылтамасы буенча үткән. Чаттагы мошенник малайны әнисенең банк кушымтасын ачып, карталар мәгълүматын төшереп алып, аңа җибәрергә күндергән. Нәтиҗәдә малайның әнисенең картасыннан 250 мең сум юкка чыккан.
Моңа охшаш очрак Бәләбәйдә дә теркәлгән. 9 яшьлек кыз бала, арзанлы уен валютасы вәгъдәләренә ышанып, әнисенең телефонындагы QR-кодны күчереп алган да, счеттан шулай ук 250 мең сум югалган.
Чыганак: bashinform.ru