Җинаять һәм җәза
13 август 2025, 06:49

Мигрант дүрт яшьлек баланы үпкән

Ир-ат моны ни өчен эшләгәнен аңлата алмаган. 

Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.
Фото:Ясалма интеллект ярдәмендә булдырылды.

11 августта Телеграм-каналларда бер видео таралган. МКАДның (Мәскәү кулса автомобиль юлы) 51нче километрындагы заправкада мигрант хезмәткәр башта клиент хатыннан нинди ягулык салырга дип сораган, ә аның кечкенә улын күргәч, баланы матур дигән һәм аңардан  йомшак уенчыгын сораган. Аннары мигрант кинәт иелгән һәм дүрт яшьлек малайны ирененнән үпкән.

Икенче көнне ир-атны тоткарлаганнар. Ул Урта Азиядән килгән 51 яшьлек ир-ат булып чыккан. Полицейскийлар белән әңгәмәсендә ул баланы үбү  теләге аңарда көтмәгәндә һәм үзеннән-үзе туды, дип аңлаткан. Җинаять эше кузгатылган.

Малайның әнисе дә бу хәлгә карата үз фикерен белдергән.

“Мин бу кешенең башына керә алмыйм, аның нигә шулай эшләгәнен белмим һәм бу сорауга миндә җавап юк”, – дигән  ана һәм хокук саклау органнарыннан нәтиҗәләр көтүен өстәгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас