Җинаять һәм җәза
11 август 2025, 08:50

Күршеләрен кызган электр плиткасы белән җәзалаганнар

Кайдан килә шундый коточкыч вәхшилек?

Уфада күршеләренә һөҗүм иткән ике ир-ат суд алдына басачак. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, февраль аенда ике гаепләнүче ир-ат (аларның берсе Шота Руставели урамында коммуналь фатирда бүлмә арендалаган) коммуналь фатирдагы бер бүлмәгә ремонт ясарга килгән күршеләре белән танышкан. Хәмер эчкәч, әлеге ике ир-ат, күршеләренең акчасын тартып алу ниятендә үзара җинаятьчел килешү төзеп, аңа һөҗүм иткән. Башына һәм гәүдәсенә сугып,  10 мең сум акча күчерүне таләп иткәннәр. Кыйналган ир-ат банк кушымтасына керә алмагач, ир-атлар электр плиткасын кабызып, кызган спирале белән күрше ирнең гәүдәсенең төрле өлешләренә тидереп, аны җәзалаган. Әмма акчага тиенә алмагач, сугыш чукмарлары йокларга яткан.

Икенче көнне коммуналь фатирга кыйналган ир-атның хатыны килгән һәм аның коточкыч хәлдә булуын күргән. Ир-атның сәламәтлегенә авыр зыыян салынган. Җинаять эше асылы белән карау өчен Орджоникидзе район судына юнәлтелгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас