

Октябрь проспектында “Фольксваген Поло” каршына килүче “Хонда” мотоциклына барып менгән.
Республиканың дәүләт автоинспекциясендә хәбәри түләренчә, мотоцикл водителен авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар. Авария ясаучы исә һәлакәт урыныннан качкан. Эзләү чаралары нәтиҗәсендә Уфаның дәүләт автоинспекторлары иномарка водителен тапкан. Ул – машина йөртү таныклыгы булмаган 17 яшьлек үсмер.
Соңрак үсмернең каршеринг арендасы өчен аккаунт сатып алганлыгы һәм шәһәр буйлап машинада йөрер өчен дусларын чакыруы билгеле булган. Ул сатып алынган аккаунтны машина арендалар өчен кулланган һәм хәрәкәт итә башлаган. Үсмер, машина йөртә белмәгән килеш, юлда борылып китәр өчен маневрының хәвефсез булуына инанмаган һәм каршына килүче мотоциклны үткәрмәгән. Юл һәлакәтеннән соң үсмерләр курыккан һәм мотоцикл водителен авыр хәлдә калдырып, машинаны ташлап качкан.
"Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru