Җинаять һәм җәза
6 август 2025, 04:41

"Кем өчен эшлибез без моны?"

Бишбүләк районы башлыгы үзенең Телеграм-каналында эмоцияле пост язган.

Артур Зариповның Телеграм-каналыннан.Артур Зариповның Телеграм-каналыннан.
Фото:Артур Зариповның Телеграм-каналыннан.

Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов үзенең Телеграм-каналында вандаллык очраклары турында язып чыккан. Аның сүзләренчә, билгесез кешеләр узган шимбәдә 2нче санлы мәктәп янында урнаштырылган барлык диярлек бордюрларны аударып чыкканнар.

Ә бит бу төзүче бригаданың берничә көнлек эше иде, – дип аңлаткан Артур Зарипов. – Кем өчен моны эшлибез соң без? Авылларны төзекләндерәбез,  тротуарлар ясыйбыз, иҗтимагый киңлекләрне бизибез. Әмма артыңнан барын да ватып, җимереп, безнең уртак эшнең нәтиҗәләрен юкка чыгаргач, нәрсә дә булса эшләргә теләк бетә. Бу хәлләрне ничек эмоцияләрсез кабул итәргә?”

Шулай ук кемнәрдер сабантуй аланында  флаглар растяжкасы-тасмасын суза торган колгаларны кисеп чыккан.

“Без бу баганаларга махсус рәвештә кадаклар кагып чыктык, имеш, кисмәсеннәр өчен. Юк инде, кискәннәр. Ул вертикаль яисә горизонталь колгалар булса бер хәл. Аларны сабантуйдан соң икенче көнне үк урлыйлар, без аларны ел саен алмаштырабыз. Ә боларга ния тияргә инде? Аларны урнаштыру шулкадәр күп хезмәт һәм тырышлык таләп итә. Аңламыйм”, – дип язган район башлыгы.

Артур Зарипов әлеге вакытта мәйдан төзекләндерелә, дип өстәгән. Әмма шундый мөнәсәбәт белән төзекләндерү озакка барырмы, дип шикләнгән ул.

“Һәр урында видеокүзәтү да куеп булмый. Әгәр без барыбыз да авылдагы җәмәгать тәртибе кагыйдәләрен үтәмәсәк һәм тирә-яктагы бар нәрсәгә шундый мөнәсәбәттә булсак, нинди тәртип турында сүз бара ала? Әйдәгез бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә һәркем туган авылы язмышы өен җаваплылык тойсын. Бары тик шунда гына балаларыбыз һәм оныкларыбыз чиста, яшел, ә иң мөһиме, хөрмәткә лаек торак пунктта яшәячәк. Һәркем  минем бу  мөрәҗәгатемне аңлап кабул  итәр, дип ышанам”, – дип язган Артур Зарипов җирле халыкка мөрәҗәгать итеп. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Артур Зариповның Телеграм-каналыннан.
Фото:Артур Зариповның Телеграм-каналыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас