

Ул Уфада яшәүче 27 яшьлек хатын булып чыккан.
Тикшерү барышында полицейскийлар тоткарланучының дистанцион мошенниклар тәэсирендә һөҗүм ясавын ачыклаган. Июль башыннан аңа билгесез кешеләрдән шалтыратулар килә, алар үзләрен салым органы, “Госуслуги”, банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар. Аннары телефон аферистлары басымы астында шикләнелүче җыелган тупланмаларын салдырып ала, соңрак кредит рәсмиләштерә һәм танышыннан акча ала. Гомумән алганда, яшь хатын мошенникларга 2,9 млн сум биргән.
МВД Медиа мәгълүматы буенча, шалтыратучылар монда гына туктап калмаган. Алар үзенең корбанына аңа карата җинаять эше кузгатылуын хәбәр иткән. Аны страйкбол гранатасы сатып алсын өчен билгеле бер кибеткә юнәлткән. Арытаба коты очкан уфалы хатын шул ук мошенниклар басымы астында төрле оешмаларга барып, шул страйкбол гранатасы белән янап, акча таләп итеп йөргән. Тоткарланган хатын сүзләренчә, ул үзенең гамәлләре белән тикшерү органнарына мошенникларны ачыкларга булышам, дип уйлаган.
“Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Таланган акчаларны һәм страйкбол гранатасын тартып алганнар.
Чыганак: bashinform.ru