

Чит кеше баласын таяк белән кыйнауның сәбәбе – ир-атның үзенең 7 яшьлек кызын яклавы.
Әлегә билгеле булуынча, Уфаның Кулса урамы янындагы балалар мәйданчыгында 9 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кыз арасында конфликт чыккан. Кыз бала бу хакта әтисенә хәбәр иткән. Ата кеше исә малайга кем көчлерәк икәнен күрсәтмәкче булган. Ул, малайны куып басып, аңа аягы белән типкән һәм пластик таяк белән берничә тапкыр суккан. Бу хәлне домофон видеокамерасы теркәгән.
РФ Җинаять Кодексының 213 маддәсенең 2 өлеше (хулиганлык) буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ир-ат полиция бүлегенә китерелгән, инцидентның барлык шартлары ачыклана.
Прокуратура тикшерү үткәрә һәм балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк. Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.