

Учалы районының Уральск поселогында дәүләт автоинспекторлары сәер “семёрка”ны күреп калган. “Гаишник”лар таләпләрен водитель башта исәпкә алмаган, әмма ахырда туктарга уйлаган. Карап торышка аек булмаган машина йөртүче өстендәге полиция капитаны курткасы тылсымлы булыр һәм аны туктатмаслар, дип өметләнгән, ахрысы.
Ачыклануынча, эчке эшләр органнарына ир-атның бер катнашлыгы да булмаган. Җитмәсә, машина салонында аның ике яшьлек оныгы да булган.
Беркетмә төзегәндә “полиция капитаны” тавыш куптарган, качарга уйлаган, әмма аны тоткарлаганнар.
Медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан һәм законсыз рәвештә форма киемен киеп йөргән ир-атка административ материаллар төзегәннәр.
Тикшерү органнарына полиция хезмәткәренә карата көчләү гамәлләре очрагы буенча материаллар юнәлткәннәр. Машинаны махсус стоянкага алып киткәннәр.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.