Җинаять һәм җәза
4 август 2025, 11:45

“Без исерек идек...”

Сочида яшьләр ВСУ һөҗүме аркасында чыккан янгынны  видеога төшергәннәр.

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото: Видеодан скриншот.

Ни кызганыч, Украина территориясендә барган махсус хәрби операция фонында көн  саен диярлек илебез төбәкләренә ВСУ беспилотниклары һөҗүм итә. 3 август төнендә дә  Сочиның Адлер районында нефть продуктлары резервуарына БПЛА ярчыклары төшкән. Көчле янгын башланган. Аны 35 берәмлек техника һәм 127 кеше ярдәмендә сүндергәннәр.

Әмма  илебез иңнәренә төшкән шундый җитди сынауларны  кемдер шулай булырга тиеш сыман кабул итә. Мәсәлән, 19 яшьлек Карина белән 21 яшьлек Дарья “Малиновый рассвет” җырын кабызып, янгын фонында видеога төшкәннәр һәм видеоларын  Тиктокка урнаштырганнар.

Шул ук көннең кичендә кызларны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Тоткарланган кызлар Тикток өчен ул видеороликны исерек килеш төшерүләрен сөйләгәннәр. Дарья белән Карина һәм аларның дус егете Сочига Түбәнге Тагилдан акча эшләргә килгәннәр. Өчесе дә бу кылыкларына үкенәбез, дигәннәр. Кызларның берсенә  гадәттән тыш хәлләр вакытында кагыйдәләрне үтәмәү маддәсе буенча административ беркетмә төзегәннәр, аңа 30 мең сум штраф яный. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас