Җинаять һәм җәза
1 август 2025, 05:41

“Нежная толстушка” бәдрәф кәгазе көндәшенең дизайнын чәлдергән

Яр Чаллы җитештерүчеләренә бу ошагаман. 

"Честно говоря" Телеграм-каналыннан."Честно говоря" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Честно говоря" Телеграм-каналыннан.

Антимонопольщиклар “Нежная толстушка” бәдрәф кәгазе җитештерүчеләренә каршы Татарстандагы Титов исемендәге Яр Чаллы  картон-кәгазь комбинаты чыгарган бәдрәф кәгазе дизайнын кулланган өчен эш кузгатканнар. Аны август башында карырга җыеналар. Дизайнны копияләгән өчен Нефтекамадагы “Да Юань”  кытай фирмасы вәкилләренә җавап бирергә туры киләчәк.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, КХР компаниясе базарга Чаллы комбинаты продукциясенә охшаш бәдрәф кәгазе чыгарган. Кытайның “Назлы тулыкае” этикеткасы көндәшнең фирма стиленең төп элементларын: бизәлешен, кулланыла торган шрифтларның үлчәмнәрен, төсләр гаммасын күчерә, дип ассызыкладылар монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре.

“Мондый гамәлләр кулланучыларны ялгыш юлга этәрә һәм базарның намуслы катнашучыларына зыян китерә”, — дип белдергәннәр монополиягә каршы торучылар намуссыз конкуренция билгеләре буенча эш кузгату фактын.

Шулай ук алар Яр Чаллы предприятиесе продукцияне 2003 елдан чыгара, ә “Да Юань” компаниясе тарафыннан “Нежная толстушка” 2024 елдан сатыла, дигәннәр. Шул ук вакытта этикеткаларның охшашлыгы экспертиза тарафыннан расланган инде.

Кытайларның төп үзенчәлеге шунда шул: алар еш кына яңаны уйлап тапмый, булганны күчереп ала...

Чыганак: kazanfirst.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас