Җинаять һәм җәза
31 июль 2025, 06:32

Башкортстанда хәсрәт-ананы эзлиләр. Күрмәдегезме?

Аны Уфада күрүчеләр булган. 

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән.

Илеш районында яшәүче Алена Шәйдуллина 10 яшьлек кызына алимент түләргә "оныткан". 39 яшьлек хатынның 500 мең сум бурычы җыелган. Фаразланганча, ул Уфада качып ята, очраклы эш хакына көн күрә.

Шәйдуллина суд карарын үтәми, озак вакыт суд приставлары хезмәтенә килеп күренми, аның соңгы яшәү урыны билгесез. Шуңа күрә аны эзләүгә игълан иткәннәр.

Берәрегез Алёна Шәйдуллинаны күргән булсагыз,  Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсенең дежур частена 8 (937) 843 62 73, 8 (34787) 3-20-65 телефон номерлары буенча  хәбәр итүегезне сорыйлар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас