Җинаять һәм җәза
29 июль 2025, 07:10

Танышының мәетен абзарда яшергән

Һәм качкан...

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Кырмыскалы районара суды “үтерү” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшенә карата хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасы мәгълүматы буенча, ир-ат ике елга якын Сарсаз авылында танышында яшәгән. 2025 елның маенда төнлә ул кәеф-сафа корып утырган чакта йорт хуҗасы белән талашып китә. Аны куллары һәм аяклары  белән кыйный. Алган тән җәрәхәтләреннән йорт хуҗасы үлгән. Иртәнгә ир-ат мәетне абзарга яшергән һәм җинаять урыныннан качкан. Бер атнадан соң аны   Уфа – Ырынбур  трассасында бакчачылык ширкәте янында тоткарлаганнар.

 Гаепләнүче үз гаебен таныган. Арытаба 8 ел гомерен ул каты режимлы холык  төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас