Җинаять һәм җәза
29 июль 2025, 06:31

Шәхси клиникада пациентның туры эчәген тишкәннәр

Вәт ышан инде түләүле табибларга!

Коточкыч табиб хатасы корбаны медицина үзәгеннән 1 млн сум компенсация түләттергән.

65 яшьлек пенсионер хатын Уфаның Калинин район судына шәхси гастроэнтерология үзәгенә дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Ул дәвалануга чыгымнарны һәм мораль зыян, неустойка һәм штрафны компенсацияләүне таләп иткән.

БР судларының берләшкән матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, пациент колоноскопия процедурасын үткәрү өчен оешмага мөрәҗәгать иткән. Аны башкарган вакытта табиб туры эчәк перфорациясенә китергән хата җибәргән. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар һәм операция ясаганнар.

Эксперт нәтиҗә ясаганча, күрсәтелгән медицина хезмәтенең сыйфаты тиешенчә булмау пенсионер хатынның сәламәтлегенә авыр зыян салган.

Суд уфалы хатынның таләпләрен өлешчә канәгатьләндергән, клиникадан дәвалануга - 92 мең сум күләмендә чыгымнар, шулай ук 1 млн сум күләмендә мораль зыян компенсациясе  түләтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас