

Салават шәһәр суды наркотик чараларны законсыз сатуга омтылуда гаепле дип табылган 21 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2024 елның июнендә ир-ат тыелган матдәләрне контактсыз ысул белән сатуда махсуслашкан җинаятьчел төркемгә кергән. Курьер функцияләрен үтәп, ул Салават территориясендә синтетик наркотиклар тараткан, 71 яшерен урын булдырган.
Тыелган матдәләрнең чираттагы партиясен урнаштырып маташканда җинаятьчене хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.
Гаепләнүче өлешчә үз гаебен таныган. Хәзер инде ул 12 ел гомерен каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Чыганак: bashinform.ru